15 июль 2014 яңалыклары
-
Чык барында үлән чап
Шәһәрдә территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү чаралары дәвам итә. Без, шәһәр урамнарында йөреп, газон чабучыларның җиңел булмаган эшләрен ничек башкаруларын күрдек. Рәшид Гарифуллинны Фомин урамының 17 нче йорты янында очраттык. Ул Менделеевскида 1998 елдан яши, Уралдан күчеп килгән. Үлән чабу белән дүртенче ел шөгыльләнә, электр газон чапкычы ярдәмендә хезмәтен тырышып башкара....
-
Ишегалды мәйданчыгына икенче тормыш
Чираттагы универсаль спорт мәйданчыгын ачу мәдәни-спорт атнасының йомгаклау аккорды булды. Бурмистров урамының 4 һәм 6 нчы йортларындагы яшь яшәүчеләр бу вакыйганы яздан бирле көттеләр. Ә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе эгидасында махсус япмалы волейбол-баскетбол кырын төзү һәм мәйданчыкны яңарту башлангач, балалар һәм зурларның шатлыгының иге-чиге булмады. Тантананы ачып, алып баручы...
-
Район башлыгының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән очрашуы
Район башлыгы Игорь Привалов үзәк район больницасында булды. Визитының максаты - медицина хезмәткәрләренең ТКХ өчен бурычларын түләү. - 1 июльгә бу өлкәдә агымдагы түләү буенча бурыч 700 мең сумнан артты. Июньгә түләү исәпләүләрнең гомуми күләменнән 80 процент тәшкил итте. Биш сәламәтлек саклау хезмәткәре ТКХ өчен ике айдан артык түләми, -...
-
Темпларны арттырырга һәм срокларны үтәргә
"Юность" РМЙ узган зона киңәшмәсендә сүз торак фонд, социаль әһәмиятле объектлар төзелеше һәм капиталь ремонтлау турында барды. Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Тукай, Мөслим һәм Сарман районнарының, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренең подряд оешмалары һәм башкарма комитетлары вәкилләре алдында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев...
-
Эшчәнлек кыры киң
Район полиция бүлегендә агымдагы елның алты аендагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. - Кайбер күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтелә, - дип мәгълүмат бирде начальник Геннадий Сушков. - Ләкин шул ук вакытта эшчәнлек кыры да киң: шәхси составка балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауга, наркотикларның законсыз әйләнешенә, җәмәгать урыннарында тәртип булдыруга контрольне көчәйтергә...