Нәселдәнлекме, әллә тормыш рәвешеме? Йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә торган сәбәпләр
Начар гадәтләр, канда холестерин күләме югары булу, артык авырлык, хроник стресс, дөрес тукланмау һәм сыйфатсыз ризыклар куллану, аз хәрәкәтләнү — болар йөрәк-кан тамырлары сәламәтлеген куркыныч астына куя торган факторлар икәнен бөтенесе белә, ләкин аларга җитди карамый, чөнки бу авырулар нәселдән килә һәм өлкән яшьтә генә булырга мөмкин дип уйлап хаталана.