5 март 2014 яңалыклары
-
Урам – сынау урыны
Урамда җәрәхәт алучылар саны арта. Моның сәбәбе - һава шартлары һәм юлларның тиешле торышта булмавы, дип исәпли зыян күрүчеләр. Аларның кайберләре белән без больницада сөйләштек. Хирург кабинеты янында озын чират. Кешеләр утырып, басып, стенага сөялеп, сабыр гына табиб-хирург Екатерина Колобкованың кабул итүен көтәләр. Екатерина Сергеевнаны эшеннән аерырга базмадык, әмма пациентлар...
-
Фестиваль колач җәя
Район халык иҗаты фестиваленең чираттагы сайлап алу концерты Ижёвка мәдәният йортында гөрләп узды. Анда Бәзәкә, Сәйтәк, Татар Тәкәше үзешчәннәре катнашты. Кичәне "Вечерушки" ансамбле башкаруында биюле-җырлы композиция ачты. Аларны сәхнәдә чегән һәм "Кышкы ыгы-зыгы" биюләре белән "Ижёвкинские выкрутасы" хореография коллективы алыштырды. Бәзәкәлеләрнең шаян сәхнә күренешләре тамашачы күңеленә хуш килде. Ульяна Харитонова,...
-
Дуслык нуры балкый
Яңабирде мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган регионара "Дуслык нуры" фестивале булды. Анда Менделеевск районыннан һәм күрше Удмуртия Республикасыннан балалар фольклор ансамбльләре катнашты. Яңабирдедән "Теремшур кускылиос" ансамбленең өлкән төркеме чыгышы фестивальгә старт бирде. Мәктәп директоры Олег Васильев кунакларга мөрәҗәгать итте: - Бүген мәктәбебез унынчы мәртәбә җыр, бию, нәфис сүз, туган...
-
Ольга Мәхмүтова – ел тәрбиячесе
Мәктәптәчә мәгариф учреждениеләрендә "Ел тәрбиячесе-2014" бәйгесенең сайлап алу турлары узды. Иң күп баллар җыйган тәрбиячеләр Ирина Фёдорова (10 нчы балалар бакчасы), Ольга Мәхмүтова (12 нче) һәм укытучы-логопед Олеся Соколова (13 нче) район этабына үттеләр. Бәйге 13 нче балалар бакчасында булды. Жюри рәисе Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов чыгыш ясаучыларга гадел...
-
Туган телебезне сөябез һәм саклыйбыз
Шәһәрнең 7 нче "Алтын балык" балалар бакчасында Туган тел көнен үзенчәлекле билгеләделәр. Нәниләр белән бергә ата-аналар да чара геройлары булдылар. Слесаревлар, Беловлар, Әхмәтовлар, Култаевлар гаиләләре районда дус-тату яшәүче удмурт, рус, татар, башкорт халыкларының гореф-гадәтләре белән җыр-бию, шигырь, сәхнә күренешләре, уеннар, презентация аша таныштырдылар. Темага караган викторина һәм табышмаклар чишү, милли...
-
Музейда беленнән авыз иттеләр
"Өмет яры" социаль реабилитация бүлегендә ял итүче өлкәннәр туган якны өйрәнү музеенда май чабу бәйрәмен билгеләделәр. Алып баручылар Юлия Вәлиева, Ольга Боднарь апа-абыйларны халык уеннары, җырлар, ышанулар, гореф-гадәтләр, бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, ял итүчеләрне тәмле белен белән сыйлап кунак иттеләр.
-
Булмаган урлау турында
26 февральдә район эчке эшләр бүлегенә Илнәт мәктәбе укучысын урларга тырышулары турында хәбәр килә. Педагоглар сөйләвенчә, курыккан 6 нчы сыйныф укучысы мәктәпкә сумкасыз килә һәм чит ил машинасы шофёрының аны көч белән автомобиленә утыртырга теләве турында хәбәр итә. Әмма ул ычкынып китә ала, сумкасы урлаучыда кала. Малайның тәэсирләнеп сөйләве шулкадәр...
-
Кышны җыр-бию белән озаттык
Якшәмбе көнне Монай авылының күпфункцияле үзәге янындагы мәйданда халык күп иде. Җирлек башлыгы Нурия Сапаева эгидасында клуб хезмәткәрләре оештырган Масленица бәйрәменә олысы-кечесе ашыкты. - Үзәк халыкны җәлеп итү урыны булды. Кешеләр монда теләп йөри. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм район башлыгы Игорь Приваловка аны төзүдә булышканнары өчен рәхмәт, - ди Нурия...
-
Камайда күпфункцияле үзәк булачак
Камайда "Авыл клублары" республика программасы кысаларында күпфункцияле үзәк төзүгә 12 кешелек бригада җәлеп ителгән. Төзүчеләр бинаның нигезен, гидроизоляция салдылар, су һәм электр белән тәэмин итү челтәрен үткәрделәр. Яңа бинада фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, 100 урынга концерт залы булачак.